Китапханә театры «Овация»
25 октябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә балалар йортыннан килгән балалар өчен В. А. Осееваның «Сүзләрнең һәм эш - гамәлләрнең тылсымлы көче» дигән хикәяләре буенча фикер алышу узды. Презентация фонында балаларга танылган балалар язучысы В.А. Осееваның тормышы һәм иҗаты турында сөйләнде. «Волшебное слово» хикәясе белән җентекләп таныштылар, мини-сәхнәне карадылар, «Кем мин» уенын уйнадылар. Соңыннан «Овация» китапханә театры балалары заманча балалар язучысы А. Гиваргизовның «Төш яки төш түгел» әсәре буенча инсценировка күрсәттеләр.