«Сезнең хокук! Сезгә сайларга!»
25 октябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче номерлы мәктәптә 5 Б сыйныфында «Хокук белгече» клубы әгъзалары өчен «Сезнең хокук! Сезгә сайларга!» танып-белү сәгате үткәрделәр. Балаларга баланың хокуклары һәм бурычлары нәрсә икәнлеге, законнарга һәм аларны үтәүгә уңай карарга кирәклеге турында сөйләнде. Барлык балаларның да тигез хокуклары бар, аларның тир төсенә, милләтенә яки яшәү урынына карамастан. Бу хокукларның барысы да мөһим документ - «Бала хокуклары турында» конвенциядә язылган. Аннары «Дөрес - дөрес түгел» уены үткәрелде. «Хокуклар турында җырлар» бәйгесе үткәрелде, хокук исеме язылган шифровка таратылды. Чара ахырында балалар үз дәүләте кагыйдәләре һәм законнары буенча яшәргә кирәк дигән нәтиҗә ясадылар.