Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Ут - куркыныч уен»

24 октябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 4 нче балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен янгын куркынычсызлыгы буенча «Ут - куркыныч уен» дигән чара үткәрделәр. Китапханәче Салдаева Г.И. янгынның нәрсә икәнен сөйләде. Балалар белән бергә янгын сәбәпләрен һәм янгын вакытында нинди кагыйдәләрне үтәргә кирәклеген ачыкладылар.  Чара барышында балалар «Урманда янгын» дигән инсценировка карадылар. Шулай ук коткаручылар һәм коткару хезмәтләренең телефон номерларын да искә төшерделәр. Балалар белән төрле уеннар үткәрелде:  «Рөхсәт ителә-тыела»,  «Бу мин, бу мин, бу минем барлык дусларым»,  «01-чакыруны кабул итегез»,  «Әйе – юк», музыкаль разминка. Шулай ук балалар рәхәтләнеп «Янгын» темасына табышмаклар чиштеләр, әдәби викторинада катнаштылар, янгын куркынычсызлыгы буенча китаплар һәм ирекле янгын сүндерүчеләр турында әдәбият белән таныштылар.