Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Курчак театры

16 октябрьдә Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсенең «Китап геройлары артыннан» курчак театрында катнашучылар 31-нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Огородная история» курчак спектаклен күрсәттеләр.

Балалар яраткан геройларын бик теләп күзәттеләр. Әкият геройлары табышмаклар әйтештеләр, биеделәр, җырладылар, дуслык һәм игелек турында сөйләштеләр.

Спектакльне караганнан соң китапханәче балалар белән спектакльнең сюжеты, төп геройлары, спектакльнең нәрсәгә өйрәтүе турында фикер алыштылар,. Якты, матур спектакльдән алган тәэсирләр балалар хәтерендә озак сакланыр.