Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Могҗизалы хәзинәләр җыелышы»

11 октябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре 2 нче урта мәктәпнең 7Б сыйныф укучылары өчен «Могҗизалы хәзинәләр җыелышы» дип исемләнгән (Эрмитажга нигез салынуның 255 еллыгына багышланган) танып-белү сәгате үткәрделәр.

  Укучылар илнең төп музейларының берсенең барлыкка килү тарихы белән таныштылар, Эрмитаж заллары буйлап виртуаль экскурсиядә катнаштылар. Яңа Эрмитажның беренче катында урнашкан борынгы Мисырга багышланган заллар зур тәэсир калдырды. Бу бинада скульптураларның, саркофагларның һәм көнкүреш әйберләренең зур коллекциясе тупланган. Иң кыйммәтле әйберләр исемлегенә Фиргаун тәхетендә утырган өченче Аменемхет сыны керә. Тагын бер искиткеч экспонат-алиһә Сехмет скульптурасы. Балалар «Эрмитаж» презентациясен, «Мастер һәм шедеврлар» китап күргәзмәсенә күзәтү, «Эрмитажные коты», «Хранилища Эрмитажа» документаль фильмнарыннан өзекләр карадылар.