Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Сүзләрнең һәм эшләрнең тылсымлы көче

9  һәм 11 октябрь көннәренә Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә 5 мәктәпнең 4 нче А сыйныфы һәм 2 мәктәпнең 5 нче б сыйныфында тәрбияләнүчеләр балалар өчен В. А. Осеева хикәяләре буенча «Сүзләрнең һәм эшләрнең тылсымлы көче» дигән уен-фикер алышу узды. Презентация фонында балаларга танылган балалар язучысы В.А. Осееваның тормышы һәм иҗаты турында сөйләнде. Ул 17 ел гомерен ятим һәм караучысыз балалар тәрбияләүгә багышлый, балалар йортларында һәм балигъ булмаганнар өчен колонияләрдә эшли. Мондый балалар белән эшләгәндә Валентина Александровна әхлакый нотацияләр белән түгел, ә мисал көче белән тәрбияләргә кирәклеген аңлый. Шунда аның иҗаты башлана да инде, Осеева үз шәкертләре өчен хикәяләр иҗат итә, нәкъ менә алар аны язарга һәм редакциягә илтеп бирергә үгетли дә инде. Балалар инсценировка күрсәтелгән «Тылсымлы сүз» хикәясе белән җентекләп таныштылар. Алга таба балалар, чиратлап  укып, геройлар белән ниләр булганын китаптан  белделәр. Без «Тылсымлы сүз» хикәясенең нәрсәгә өйрәткәнен, балалар нинди «тылсымлы» сүзләр белгәнен һәм кулланганын, тормышта бу сүзләр ни өчен кирәклеге турында сөйләштек. Чара ахырында балалар  «Кем мин» уенын уйнадылар.