Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне
9 октябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе «Китапханәдә Лермонтов шигърияте көне» VII төбәкара акциясенә кушылды. Китапханәчеләр 2 нче урта мәктәпнең 5 Б сыйныфында бөек шагыйрь Михаил Лермонтовның тууына 205 ел тулуга багышланган «Звуки Лермонтовских строк» дип исемләнгән әдәби кунакханә үткәрделәр. Презентация фонында балаларга аның биографиясе һәм иҗаты турында сөйләнде. Чара барышында балалар «Тучи», «Парус», «Листок», «Два великана», «На севере диком стоит одиноко» һ.б. шигырьләр укыдылар.