«Гудвинга кунакка»
7 октябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә «Вернисаж» клубы кысаларында 5 нче урта мәктәпнең 1 сыйныф укучылары өчен А.М. Волковның «Волшебник изумрудного города» китабының 80 еллыгына багышланган «Гудвинга кунакка» әдәби уены узды. Презентация фонында балаларга Александр Волковның биографиясе, аның өч яшьтә укырга өйрәнүе, 12 яшендә мәктәпне тәмамлавы, ә 16 яшендә педагогика институтына укырга керүе, 15 тән артык тел белүе турында сөйләнде. Ул Лиман Франк Баумның «Мудрец из страны Оз» китабын инглиз телен өйрәнү максатыннан тәрҗемә итә башлый. Волков тәрҗемә белән шултиклем мавыккан ки, ул үзе яңа геройлар уйлап таба башлаган, яңа башлыклар язган: кызга Элли исемен биргән, ә Тотошка сихри илгә эләгеп сөйләшә башлаган. Шулай ук балалар әдәби уенда катнаштылар, анда аларны төрле биремнәр көтә иде: викторина, табышмаклар, «Яхшы-начар», «Әйе яки юк» уеннары, кроссворд. Соңыннан барысы да бергә «Мы в город Изумрудный идем дорогой трудной...» җырын җырладылар.