Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Табигать кочагында»

4 октябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 3 нче балалар бакчасында татар теленә өйрәтү буенча «Тамчы» түгәрәгенә йөрүче балалар өчен «Табигать кочагында» дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрделәр. Китапханәче балалар белән яңа сүзләр өйрәнделәр, ел фасылларын кабатладылар, балалар белән хәзер нинди ай, тәрәзә артында табигать ничек үзгәрде дигән фикер алыштылар. Балаларга «Кышлаучы кошлар» дигән презентация күрсәтелде. Әлеге чараның максаты-балаларда татар телендә сөйләшү, бәйле сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм бер-берсенә татар телендә мөрәҗәгать итү теләген ачыклау.