«Свияжск утрау-шәһәре»
1 октябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында 2 нче мәктәпнең 2 Б сыйныф укучылары өчен «Свияжск утрау-шәһәре» дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрделәр. Татарстан турында кроссвордны чишеп, балалар кайсы шәһәргә сәяхәткә барачакларын белделәр. Сәяхәт вакытында балалар Свияжск шәһәренең истәлекле урыннары: Троицк чиркәве, Богородице - Успенский монастыре, Николай Чудотворец чиркәве, Сергиев чиркәве, Константин һәм Елена чиркәве белән таныштылар. «Гадәти булмаган балык тоту» уенын уйнадылар. Шулай ук укучыларны «Укучының мәдәни көндәлеге» сайты белән таныштырдылар.