«Балачак илендә»
30 сентябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә «Салават күпере» клубы кысаларында Л. Леронның китаплары буенча «Балачак илендә» дип исемләнгән әңгәмә үткәрелде. Әдәби сәяхәткә китапханәчеләр белән бергә 17-нче номерлы балалар бакчасының нәни укучылары китте. Язучының китапларыннан күргәзмә тәкъдим ителде. Китапханәче Л.Леронның тормышы һәм иҗаты турында сөйләде, «Транзистор үч ала», «Таһир маҗаралары», «Әкиятче малай», «Җил көймәсе» китаплары белән таныштырды.