Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Иҗат канатларында»

27 сентябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 нче урта мәктәпнең 6 нчы сыйныф укучылары өчен җирле шагыйрь Николай Васильевич Казаков белән  «Иҗат канатларында» дип исемләнгән иҗади очрашу үткәрделәр. Презентация ярдәмендә балалар шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштылар. Балалар 2014 елда Н. Казаковның Бөтенроссия балалар өчен шигырьләр конкурсында җиңүен белделәр. Аның шигырьләре безнең илдә генә түгел, ә Канадада да басылып чыккан. Укучылар аның Лениногорск шәһәре турында «Шәһәрчек», «Беренче егет мин авылда», «Россия хатын-кызларына» һ. б. шигырьләрен кычкырып укыдылар. Җирле композитор Каюм Шәрәфов тарафыннан шагыйрь шигырьләренә язган «Сторона моя родная»  җырын тыңладылар.

Очрашу барышында укучылар шагыйрьнең иҗаты буенча үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Чара ахырында аңа сәламәтлек һәм иҗади уңышлар теләделәр.