Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Сөмбелә бәйрәме.

26 сентябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 11 номерлы гимназиянең 4б сыйныф укучылары өчен «Сөмбелә бәйрәме»н үткәрделәр. Һәр халыкның үз традицияләре, гореф-гадәтләре бар, тамырлары белән ерак үткәнебезгә китә һәм хәзер милли бәйрәмнәр рәвешендә яңадан торгызыла. Татар халкының шундый бәйрәмнәренең берсе-уңыш бәйрәме – «Сөмбелә».  Бәйрәмдә элек-электән күңел ачу, җыр-биюләр, мәкальләр, табышмаклар булган. Бәйрәм язучыларыбызның көз турында шигырьләрен уку һәм кроссворд чишү белән башланып китте. Бәйрәмгә кунакка «Уңыш бабай» һәм «Сөмбелә» килгән иде.  «Тәмне чамала», «Кайнар бәрәңге»,  «Утыр, утыр, Мәликә» уеннарын балалар  бик шатланып кабул иттеләр. Бәйрәм бик уңышлы узды, чөнки кунаклар үзләре өчен бик күп кызыклы һәм файдалы нәрсәләр белделәр.