«Аленушка һәм төлке»
23 сентябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге үзәк балалар китапханәсенең «Китап геройлары артыннан» курчак театрында катнашучылар 17-нче номерлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Аленушка һәм төлке»дип исемләнгән курчак спектакле күрсәттеләр.
Курчак театры балаларга якын. Безнең балалар курчаклар уйный һәм курчакны тере җан кебек кабул итә, геройлар өчен борчыла һәм яхшылык явызлыкны җиңүгә шатлана.
Спектакльне караганнан соң китапханәче балалар белән спектакльнең сюжеты, төп геройлар турында фикер алыштылар. Соңыннан балалар курчаклар белән уйнадылар, алар бер генә баланы да битараф калдырмадылар.