Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Рус фәне даһие»

19 сентябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 6 нчы мәктәпнең 7А сыйныфы укучылары өчен рус галиме Д. И. Менделеевның тууына 185 ел тулуга багышланган «Рус фәне даһие» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Укучылар танылган галимнең биографиясе, аның күпкырлы фәнни һәм гамәли эшчәнлеге белән таныштылар, «Бөек уйлап табу» презентациясен карадылар.  Шулай ук «Химия – наука чудес» дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар. Бөтен дөньяга танылган галим тормышта бик тыйнак була, кешелек дәрәҗәсен югары бәяли, үзе өчен түгел, ә җәмгыять, Россия иминлеге өчен яши һәм иҗат итә.