Кызыксынучылар утравына мавыктыргыч сәяхәт
16-19 сентябрь көннәрендә Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты кысаларында 2, 6, 10-нчы мәктәпләренең 1 сыйныф укучылары өчен һәм 10нчы мәктәпнең 3а сыйныф укучылары өчен «Кызыксынучылар утравына мавыктыргыч сәяхәт» дигән мәдәни дәрес үткәрделәр. Балалар Татарстан мәдәнияте буенча виртуаль сәяхәт ясадылар. Маршрут «Тарихи сәяхәт» порты аша узды, анда балалар республикабыз тарихы һәм мәдәнияте буенча сорауларга җавап бирделәр. «Әкияткә җавап бир» бухтасында балалар рус һәм татар әкиятләрен искә төшерделәр. «Что было,что стало» причалында иске фотографияләр буенча Лениногорск шәһәренең истәлекле урыннарын белделәр. Балалар сәяхәттән канәгать калдылар, бик күп кызыклы нәрсәләр белделәр. Шулай ук чара барышында балаларны «Укучының мәдәни көндәлеге» һәм «Мәдәни көндәлек.рф» сайты белән таныштырдылар.