Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Мәктәп исемле планета»

17 сентябрь көнне 14 нче номерлы коррекция мәктәбендә Ю. Гагарин исемендәге шәһәр балалар китапханәсе «Мәктәп исемле планета» дип исемләнгән уен-сәяхәт үткәрде. Башта алып баручылар балаларны яңа уку елы башлану белән котладылар, аларга сәламәтлек, бәхет һәм яңа уку елында уңышлар теләделәр. Соңыннан укучыларга төрле уеннар тәкъдим ителде. «Әкият» конкурсы балаларның күп санлы әкиятләрне  һәм аларның геройларын белүләрен ачыклады. «Мәктәп портфелен җый», «Яраткан дәресләр», «Мәктәп тәнәфесе» уеннарында балалар мәктәп кирәк-яраклары турында табышмакларга җавап бирделәр, мәктәп киңәшләрен тыңладылар. Чара барышында шигырьләр һәм музыкаль композицияләр яңгырады.