«Көзнең якты төсләре»
12 сентябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 6 нчы мәктәпнең 2Б сыйныф укучылары өчен «Көзнең якты төсләре» дип исемләнгән көзге күңел ачу чарасы үткәрделәр. Чарада катнашучылар китапханәче белән бергә көзнең нинди булуын искә төшерделәр: шатлыклы, бай уңышлы, моңсу, вак яңгыр тамчылары белән. Чара барышында балалар көз турында шигырьләр сөйләделәр, табышмаклар чиштеләр, «Көз сынамышлары» һәм «Сүз сайла» викториналары сорауларына җавап бирделәр, «Көзге» кроссворд чиштеләр, «Әйе-юк», «Сүзсез күрсәт» һәм «Түмгәкләр-яфраклар» уеннарын уйнадылар.