Мастер класс "Керпе"
10 сентябрь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» иреклеләр акциясе кысаларында балалар өчен «Игелекле Җир» исеме астында табигый материаллардан эшләнмәләр ясау буенча мастер-класс үткәрелде. Зур мавыгу белән балалар бик матур керпеләр ясадылар. Бу эштә шишкалар, көзге яфраклар һәм чәчәкләр кулланылды.