«Җирне сакла!»
10 сентябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында 6 нчы мәктәпнең 2А сыйныф укучылары өчен «Җирне сакла!» дигән викторина элементлары белән әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә барышында китапханәче балаларны «экология» төшенчәсе белән таныштырудан тыш, алар белән экологик проблемалар турында да сөйләште. Урман кисү, янгыннар, сулыкларның һәм һаваның пычрануы, калдыклар – кеше экология өчен тудыра торган иң зур проблемалар. Чара ахырында балалар экологик викторина сорауларына җавап бирделәр һәм кәгазьдән киселгән кулларда җиргә изге теләкләрен яздылар.