Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Барлык һөнәрләр кирәк, барлык һөнәрләр дә мөһим»

9 сентябрь көнне «Көзге игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы #ДОБРЫЙТАТАРСТАН #МӘРХӘМӘТЛЕТАТАРСТАН» акциясе кысаларында Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 5 нче урта мәктәпнең 3А сыйныф укучылары өчен «Барлык һөнәрләр кирәк, барлык һөнәрләр дә мөһим» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Чараның максаты укучыларны бик күп һөнәрләр белән таныштыру, балаларның алар турында мәгълүматлары юк диярлек, шулай ук традицион һөнәрләр дә сизелерлек үзгәрешләр кичерә. Китапханәче балаларга һөнәрләрнең күптөрлелеге һәм аларның кешеләр өчен мөһимлеге турында сөйләде. Чара барышында балалар табышмакларга җавап бирделәр, мәкальләр җыйдылар, һөнәрләр турында кроссворд чиштеләр, һөнәрләр исеменнән хәрефләр җыйдылар. Яраткан эше белән шөгыльләнүче, үз һөнәрен дөрес сайлаган кеше бәхетле. Мондый чаралар киләчәк тормышта үз юлларын дөрес сайларга ярдәм итә.