Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Терроризм – кешелеккә каршы явызлык»

6 сентябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 5 нче мәктәпнең 3А сыйныф укучылары өчен «Терроризм – кешелеккә каршы явызлык» дип исемләнгән әңгәмә үткәрделәр. Бу чараны үткәрүнең төп максаты-укучыларга куркыныч фаҗигаләр турында искә төшерү генә түгел, ә үсеп килүче буында теләсә нинди формада көчләүгә һәм агрессиягә карата тискәре мөнәсәбәт формалаштыру да. Балалар ничек гражданлык уяулыгын күрсәтергә, ничек теракт корбаны булмаска, террорлык акты янаган очракта үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеген белделәр. Чарада катнашучылар Бесланда һәлак булучыларны һәм террорчылык актларының барлык корбаннарын бер минут тынлык белән искә алдылар.