«Табигать дөньясына сәяхәт»
2-8 сентябрь көннәрендә Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә «Муравейник» клубы эше кысаларында «Табигать дөньясына сәяхәт» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү уза. Балалар өчен оештырылган күргәзмәдә «Животные водоёмов», «Животные леса», «Животные луга», «Опасные животные и ядовитые растения», «Растения леса», «Растения луга» һ. б. китаплар урын алды.
Китапханәче Татарстанның һәм Россиянең үсемлек һәм хайваннар дөньясы байлыгын ачучы китапларга күзәтү үткәрде. Чарада катнашучылар экологиянең нәрсә икәнен, шулай ук барысының да — су, җир, урман һәм хәтта һаваның катгый дәүләт законнары белән саклануын белделәр. Күргәзмә бик кирәкле килеп чыкты. Балалар гаҗәеп табигать дөньясына мавыктыргыч сәяхәт ясадылар. Мондый чараларда балалар табигатьне яратырга һәм хөрмәт итәргә, кешенең яшәү чыганагын күрергә өйрәнә. Шулай ук экологик белемлелек нигезләрен дә алалар.