«Әйдәгез танышыйк»
4 сентябрь көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 17-нче номерлы балалар бакчасында татар теленә өйрәтү буенча «Тамчы» түгәрәгенә йөрүче балалар өчен «Әйдәгез танышыйк» дип исемләнгән уен-әңгәмә үткәрделәр. Чара уен формасында танышудан башланды: балалар туп биреп, бер-берсенә исемнәрен әйттеләр. Презентация ярдәмендә китапханәче балаларны яңа сүзләр белән таныштырды. Балалар узган материалны төрле дидактик уеннар аша ныгыттылар: «Бу кем?», «Кем юк?», «Кәрзиндә нәрсә бар?», «Бармак уены». Әлеге чараның максаты: балаларда татар телендә сөйләшергә теләк тәрбияләү, бәйле сөйләм күнекмәләрен үстерү һәм бер-берсенә татар телендә мөрәҗәгать итү.