Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Җәйге урам укулары

30 августта шәһәр көне, Татарстан Республикасы көне һәм нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре көнен бәйрәм итү кысаларында Тукай урамы буенча урнашкан аллеяда Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе  «Әдәби Татарстанга сәяхәт» исемле конкурс – уен программасы үткәрде. Балалар «Әкият агачы», «Табылдыклар бюросы», «Фейс – контроль», «Аукцион» конкурсларында катнаштылар, «Яраткан китап битләре буйлап», «Татарстанның туган киңлекләре буйлап» викториналары сорауларына җавап бирделәр, «Ромашка», «Әдәби герой транспорты» әдәби уеннарын уйнадылар.  Шулай ук балалар өчен «Китапка закладка бүләк ит» һәм «Әдәби геройлар» (трафарет буенча пластилиннан мозаика) мастер-класслар оештырылды. Теләгән һәркем буй курчаклар белән истәлеккә фото ясый алды.