Татарстан – безнең туган ягыбыз
Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә 26 августтан 1 сентябрьгә кадәр Татарстан Республикасы көненә багышланган викторина элементлары белән «Татарстан – безнең туган ягыбыз» китап күргәзмәсе оештырыла. Күргәзмәдә Татарстан Республикасының геральдик мирасы һәм аның тарихы, Татарстан территориясендә яшәүче күренекле кешеләр, шулай ук республикабызның иң матур урыннары турында әдәбият тәкъдим ителә. Китапханәче балаларны Татарстан Республикасы тарихы, аның символлары, күпмилләтле мәдәнияте һәм халыкларның гореф-гадәтләре, борынгы мәдәният һәйкәлләре, Татарстанның күренекле кешеләре белән таныштырды. Шулай ук балалар белән «Без Татарстан турында нәрсә беләбез?» викторинасы үткәрелде.