Китап безнең учларда
Китап укуны алга үткәрү программасы кысасында, мәктәпкәчә балаларны һәм аларның ата –аналарын заманча балалар әдәбиятын укуга мавыктыру максаты белән 2019 елның 29 августында «Китап безнең учларда» халык ара акциясе старт алды. Акциянең оештыручысы Самара шәһәренең «Узәкләштерелгән балалар китапханәсе системасы». Ю. Гагарин исемендәге узәк балалар китапханәсе акциягә кушылды. 3нче «Кояшкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар Юрий Кушакның «Будь здоров, пушистый», Григорий Остерның «Это я ползу», «Ненаглядное пособие», «Привет мартышке» китаплары белән таныштылар. Искиткеч иллюстрацияләр, мавыктыргыч шигырьләр һәм хикәяләр бу танышуны тагын да кызыклырак итте.