Ватанымның изге флагы
Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә 19 августан 25нә кадәр «Ватанымның изге флагы» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә Россия флагы турында гына түгел, ә гимн һәм герб, Ватан турында да китаплар тәкъдим ителә. Китапханәче балаларга Рәсәйнең дәүләт символларының тарихы, һәр төснең әһәмияте турында сөйләде. Балалар Россия флагы, гимны, гербы, Ватаны турында мәглүматны «Я гражданин России», «Наша Родина – Россия», « С чего начинается Родина», «Стихи и рассказы о Родине» китапларыннан ала алалар.