Җәйге урам укулары
23 август көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре җәйге уку урамында «Барысы да кызыклы» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Балалар бик теләп «Почемучки и Любознайки», «Думай голова», «Всё обо всём» викторина сорауларына җавап бирделәр, төрле табышмаклар чиштеләр, «Чикерткәләр», «Кем тизрәк», «Кайнар бәрәңге» уеннарын уйнадылар. Чара ахырында балалар бик теләп «Отчего и почему»дип исемләнгән танып-белү журналын укыдылар.