Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Шәһәрнең мәдәни мөхите

17 августта Ю.Гагарин исемендәге шәһәрнең үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Шәһәрнең мәдәни мөхите» проекты кысаларында «Балерина» фонтаны янында «Барысы да кызыклы» танып - белү-уен программасы үткәрделәр. Петрушка һәм Незнайка әкият геройлары балалар белән «Знайка – Незнайка», «Барысы турында да» уеннары уйнадылар, «Сез беләсезме?», «Яраткан китап битләре буйлап» викториналарын үткәрделәр. Шулай ук Лениногорск шәһәренең туган көненә багышланган «Туган шәһәр буйлап узам» исемле туган якны өйрәнү викторинасы да үткәрелде. Балалар рәхәтләнеп «Китапка закладка бүләк ит» дигән мастер-класста катнаштылар һәм асфальтта үзләренең яраткан китап геройларын рәсемгә төшерделәр.  Ата-аналарга «Буккроссинг» гаиләсе белән уку өчен балалар китаплары тәкъдим ителде. Балалар һәм аларның әти-әниләре китаплар, татлы призлар һәм яхшы кәеф белән кайтып киттеләр.