Җәйге урам укулары
16 август көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре җәйге уку урамында «Бөҗәкләр патшалыгы серләре» дип исемләнгән танып-белү сәгате үткәрделәр. Бөҗәкләр – иң эре класс хайваннар. Ә балалар бөҗәкләр белән якыннанрак танышу өчен «Чебеннәр», «Бал кортлары» һәм «Чиркиләр» командаларына бүленеп, «Бөҗәкләр һәм яңгыр», «Ягымлы итеп әйт», «Бал кортлары эстафетасы», «Әгәр мин урманга килсәм» уеннарын уйнадылар, табышмаклар чиштеләр, шигырьләр укыдылар.