«Лениногорск, син йөрәккә якын почмак»
Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә 12нән 18 августка кадәр Лениногорск шәһәре көненә багышлап «Лениногорск, син йөрәккә якын почмак» дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырыла. Китапханәче балаларны кыскача шәһәр тарихы белән таныштырды. Китап күргәзмәсендә Лениногорск шәһәренә багышланган китаплар тәкъдим ителде. Алар арасында “Лениногорск минем күңелдә”, “Исәнме, минем шәһәрем”, “Алтын юбилейлы шәһәр”, Э.Ларичева “У истока” китаплары балаларда зур кызыксыну уятты.