Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Бөтенроссия акциясе «Балачак иминлеге -2019»

7 август көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе «Балачак иминлеге -2019» Бөтенроссия акциясенә кушылды. Юл хәрәкәте иминлеге кагыйдәләре балаларны тәрбияләүдә иң мөһим бурычларның берсе булып тора. Балалар белән «машиналар йөрү өлеше», «җәяүлеләр кичүе» төшенчәләрен ныгыттылар, викторина сорауларына җавап бирделәр, «Светофор» физкультминуткасын үткәрделәр, «Махсус транспорт» дигән табышмакларга җавап бирделәр һәм «Юл билгеләре» пазлаларын җыйдылар. Юл йөрү кагыйдәләре буенча балалар китапларына күзәтү үткәрелде.