Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Шәһәрнең мәдәни мөхите

3 августта Ю.Гагарин исемендәге шәһәрнең үзәк балалар китапханәсе хезмәткәрләре «Шәһәрнең мәдәни мөхите» проекты кысаларында «Балерина» фонтаны янында «Балачактан дуслыкны югалтма» дип исемләнгән күңел ачу программасы үткәрделәр. Әкият геройлары Петрушка, Звездочет, Убырлы карчык курчак театры күрсәттеләр, балалар белән «Яраткан китап битләре буйлап», «Мин космос турында нәрсә беләм?», «Бу мин, болар барысы да минем дуслар» уеннарын уйнадылар. Балалар рәхәтләнеп пластилиннан ясалган мозаика мастер-классында катнаштылар, асфальтта «Әкияти җәй» рәсемнәрен ясадылар. Ата-аналарга «Буккроссинг» гаиләсе белән уку өчен балалар китаплары тәкъдим ителде. Балалар һәм аларның әти-әниләре китаплар, баллы призлар һәм яхшы кәеф белән кайтып киттеләр.