Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Китапханәчеләре «Дуслык» һәм «Юбилейный» балалар сәламәтләндерү лагерьларында кунакта.

31 июль һәм 1 август  көннәрендә Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Дуслык» һәм «Юбилейный» балалар сәламәтләндерү лагерьларында ял итүче балалар өчен «Яраткан китап битләре буйлап» викторинасы, «Как стать Неболейкой» уен калейдоскопы, янгын куркынычсызлыгы буенча «Ут белән шаярма!»  танып - белү сәгате, уен - әңгәмә «Зарарлы гадәтләр» үткәрделәр.

Балалар әдәби геройларны искә төшерделәр,  «Тылсымлы сүз»,  «Әсәрнең авторы кем?» , «Әдәби дуслар», «Мурзилка»,  «Кайда һәм ни өчен?» , «Читайка», « Клепа»,«Свирель» журналларын укыдылар.

Китапханәчеләр балаларны дөрес көн тәртибе, шәхси гигиена кагыйдәләре, шулай ук дөрес туклану нигезләре белән таныштырдылар. Балалар күңелле зарядка ясадылар, шулай ук «Ашарга ярый  һәм ашарга ярамый», «Тешләрне ничек дөрес чистартырга?» уеннары уйнадылар.

Җәйге каникуллар балаларның буш вакытының шактый өлешен тәшкил итә. Янгын куркынычсызлыгы - иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Китапханәчеләр балаларга көндәлек тормышта янгыннарның килеп чыгу сәбәпләре турында сөйләделәр. Янгын чыкканда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен ныгыттылар. Балалар белән табышмаклар чиштеләр, шигырьләр сөйләделәр, «Чакыруны кабул итегез», «Без яшь янгын сүндерүчеләр», «Хайваннарны коткар», «Янгын сүндерүчеләр ярдәмгә килә», «Янгынны сүндерәбез» уеннары уйнадылар.