Без укыйбыз, уйныйбыз һәм үсәбез
26 июль көнне Ю.Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре җәйге урамда укуларында «Без укыйбыз, уйныйбыз һәм үсәбез» дигән иҗади остаханә үткәрделәр. Балалар бик теләп яраткан авторларының әсәрләрен, шигырьләрен һәм хикәяләрен укыдылар. Иҗади остаханәдә балалар пластилинография техникасы ярдәмендә рәсемнәрне җанландырдылар, җәнлекләрнең күләмле фигураларын ясадылар. Шулай ук балалар «Сикерү», «Скакалка» һәм «Кем тизрәк?» хәрәкәтчән уеннарда катнаштылар.