Светофор фәннәре белгечләре
19 июль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре җәйге урамда «Светофор фәннәре белгечләре» дигән уен мозаикасы үткәрделәр, анда балалар уен формасында юл билгеләрен, юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Әлеге чараның максаты-балаларга юл хәрәкәтендә катнашучы башка кешеләргә дә, үзләренә дә хөрмәт тәрбияләү, юлларда игътибарлы булырга, үз тормышын һәм сәламәтлеген сакларга өйрәтү иде. Балаларга юл йөрү кагыйдәләре буенча иллюстрацияләр тәкъдим ителде. Балалар файдалы мәгълүмат алдылар, кроссворд чиштеләр, «Светофор» уенында уйнадылар, «Светофорның каникуллары юк»дигән китап күргәзмәсе белән таныштылар.