Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Сагыш - моңны таратучы назлы тел

 15 нче июль көнне #әдәбимарафон проектының яшь китап укучылар өчен махсус оештырылган чираттагы VIII бәйгесе башланып китәчәк. 21 көн дәвамында һәр кеше үзендә яхшы гадәт- китап уку гадәтен формалаштыра, үзен сыный һәм уңышларга ирешә ала.

Шул уңайдан, 9 июль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк  балалар китапханәсендә мәркәзебез Казан шәһәреннән әдәби марафонны оештыручылар  Гөлнара Гатауллина һәм Ләвисә Фаттахова  катнашында бик файдалы һәм күңелле очрашу үткәрелде. Чара барышында мөхтәрәм кунакларыбыз әдәби марафон турында сөйләделәр, төрле файдалы мастер - класслар үткәрделәр. Очрашу моңлы җырлар, эчтәлекле шигырьләр белән үрелеп барды, «Сагыш - моңны таратучы назлы тел» дип исемләнгән китаплар күргәзмәсе дә һәр кешенең күңеленә хуш килде.