Гаиләдән туган якка һәм халыкка
8 июль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре 5 нче мәктәп лагере балалары өчен Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган «Гаиләдән туган якка һәм халыкка» танып – белү-уен программасы үткәрделәр. Балаларга бәйрәмнең тарихы, Петр һәм Феврония - Рус православие динендәге изгеләре турында риваять күрсәтелде. Балалар гаилә турында мәкальләр , табышмаклар, ребуслар, «Ромашка» кроссворды чиштеләр, «Кем син?» дигән уеннар уйнадылар. Әниләр турында шигырьләр укыдылар. Чара күңелле, кызыклы һәм файдалы булды. Ә балаларның башларында бәхет- тату, ышанычлы һәм ныклы гаиләдә төзелә дигән иң мөһим фикер калды.