Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Происшествие в городе Трех Толстяков

3 июль көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә 12нче лицейның мәктәп яны лагере балалары өчен «Происшествие  в городе Трех Толстяков» дип исемләнгән танып-белү уены узды.  Чараның максаты балаларны Юрий Олешиның «Три Толстяка» әсәре белән таныштыру иде. Чара башында балалар язучының биографиясе белән таныштылар. Аның тормыштагы мөһим вакыйгаларны белделәр. Аннары кемдер искә алды, ә кемдер беренче тапкыр «Три толстяка» әкияте белән танышты. Китапханәче балаларны уен формасында әсәрнең төп геройлары белән таныштырды, әкият геройларын фильмда һәм китапта ничек күренүләрен күрсәтте. «Три Толстяка» китабы белән танышу «Перелистывая страницы сказки» викторинасы белән тәмамланды. Чара ахырында балалар «Китап - юбиляр» дигән кечкенә китап күргәзмәсе белән таныша алдылар.