Җәйге урам укулары
28 июнь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре җәйге урамда «Путешествие в сказочном звездолете» дигән әкият марафоны үткәрделәр. Җәйге вакытта балаларны укуга җәлеп итү шактый кыен, шуңа күрә без аларда викториналар ярдәмендә кызыксыну уятырга тырыштык. «Тылсымлы сүзләр» викторинасында балалар «коронный фразалар» буенча әкият геройларын таптылар. «Гаҗәеп әйләнешләр» викторинасында балалар персонажлар буенча әкиятләрне таныдылар. «Тылсымлы чара» викторинасында балаларга әкиятләрдән тылсымлы әйберне танып белергә кирәк иде. Соңыннан балалар танылган әкият геройлары исемнәрен искә төшерделәр.