Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

"Дуслык" һәм "Юбилейный" лагерьләрендә кунакта

27 һәм 28 июнь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсе китапханәчеләре «Дуслык» һәм «Юбилейный» балалар сәламәтләндерү лагерьларында ял итүче балалар өчен «Без Кызыл китаптан» дигән викторина һәм «Сәламәт тәндә – сәламәт акыл» дигән танып-белү әңгәмәсе үткәрделәр. 

Чара барышында балаларга Кызыл китапның нәрсә икәнлеге, ни өчен аны төзү кирәклеге турында сөйләделәр. Балалар, тасвирламалар буенча, хайванны атадылар лар һәм фоторәсемнәр буенча аны истә калдырдылар. Шулай ук чәчәкләрнең исемнәре әйтелде, җәй турында мәкальләр белән таныштылар.

«Сәламәт тәндә-сәламәт акыл» дигән әңгәмә барышында балалар белән шундый сораулар каралды: зарядканы ни өчен ясарга, ни өчен көн режимын һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә. Балалар яшелчә һәм җиләк-җимеш турында, сәламәт яшәү рәвеше  темасына табышмаклар чиштеләр. Җаваптан соң теге яки бу яшелчәләрдә һәм җиләк-җимешләрдә нинди витаминнар барлыгын ачыкладылар. Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше турында шигырьләр укыдылар.