Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Урманда кем яши, урманда нәрсә үсә»

24 июнь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсендә 10 һәм 11 нче мәктәпләр яны лагеренә йөрүче балалар өчен «Урманда кем яши, урманда нәрсә үсә» дигән экологик уен үткәрелде. Чара барышында балалар «Гөмбә аланы», «Агачларның хороводы» конкурсларында, «Кошлар» блиц-турнирында, «Урман әлифбасы», «Хайваннар дөньясы» викториналарында, «Сез  ышанасызмы...», «Әгәр мин урманга килсәм» уеннарында катнаштылар.  Китапханәче «Мозаика леса» дигән китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Бу чара балаларга үзләренең кругозорларын киңәйтергә ярдәм итә, табигатьне сакларга һәм яратырга өнди, ә иң мөһиме китап белән кызыксыну уята.