Балачактан дуслык юлы белән
21 июнь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре Җәйге уку урамында «Балачактан дуслык юлы белән » исемле конкурс – уен программасы үткәрде.
Бүген дә без балалар белән дуслык һәм үзара ярдәм турында сөйләштек. Балалар белән бергә дуслык турында мәкальләр искә төшердек, шигырьләр укыдык, «Дөньяда кызыклы нәрсәләр күп» дигән викторина үткәрделәр, соңыннан «Сәлам», «Ничек яшисең?», «Без синең белән бер гаилә!» асфальтта әкияти дуслар ясадылар.