Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Бу көнне бөтен ил солдат булды»

21 июнь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк балалар китапханәсендә Хәтер һәм кайгы көненә багышланган «Бу көнне бөтен ил солдат булды» дип исемләнгән хәтер сәгате узды. 11 нче гимназия һәм 2 нче мәктәп яны лагерьларыннан килгән балаларга бу көннең безнең тарихтагы иң кайгылы көннәрнең берсе булуы турында сөйләделәр. Ул безгә фашист тоткынында ятып калган, тылда ачлыктан вафат булган сугыш фронтларында һәлак булучылар турында искә төшерә. Балалар сугыш турында шигырьләр укыдылар һәм Ватан өчен гомерләрен биргәннәрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Чара сугыш темасына багышланган җырлар белән үрелеп барды, “Бик күптән булган сугыш” җырын балалар тын да алмый тыңладылар. Шулай ук Бөек Ватан сугышына багышланган видеоролик күрсәтелде. Ә «Буыннар хәтере»  күргәзмәсе укучыларны Бөек Ватан сугышы вакытында илебез тарихындагы фаҗигале сәхифәләр белән таныштырды. Шулай ук балалар «Үткән сугыш кайтавазы» викторинасы сорауларына җавап бирделәр.