Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Чын дуслар бәйрәме»

17 июнь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 һәм 10 номерлы мәктәп яны лагерьлары өчен Н. Носовның  «Белмәмеш  һәм аның дуслары маҗаралары» китабына 65 ел тулуга багышланган «Чын дуслар бәйрәме» әдәби уен үткәрделәр.

Китапханәчеләр балаларны Белмәмеш белән таныштырдылар. Чәчәк шәһәрендә  бик күп танылган сабыйлар яшәсә дә, алар арасында галим дә, атаклы Шпунтик механигы да, талантлы Гусля да бар, ләкин Белмәмеш кенә һәркемгә дә билгеле. Балалар Николай Николаевич Носов белән дә таныштылар. Балалар актив рәвештә «Белмәмешнең әкияти күршеләре», «Әсәрне һәм аның геройларын атагыз» дигән викторина сорауларына җавап бирделәр. Чарага «Юбиляр китабы» китап күргәзмәсе оештырылган иде.

Танылган язучы Николай Носовның китапларын балалар бик теләп укыйлар. Аның әсәрләре күңелле, мавыктыргыч, тормышчан, гыйбрәтле, зирәк, гадел, кыю булырга өйрәтә.