Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Укучы балачак» әдәби фестивале

14 июнь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе  «Укучы балачак» әдәби фестивале үткәрде.  Бәйрәмгә 11 гимназия, 12 һәм 2 мәктәп балалары  җыелган иде. Фестиваль Лениногорск шәһәрендә яшәүче, язучы Юрий Бормотов белән очрашудан  башланып китте. Ул үзенең мәктәп турында язылган :«Воскресший дневник», «Трудовик», «Трепыхалка», «Разрядник» кызыклы хикәяләре белән таныштырды , балалар бик теләп тыңладылар һәм үзләре дә аның хикәяләрен укыдылар. Аннан соң бәйрәм «Кузяда кунакта» театральләштерелгән тамаша, «Чуртан кушуы буенча»  курчак спектакле белән дәвам итте. Балалар «Әдәби алан» (викториналар, табышмаклар, әдәби уеннар), «Туган якны өйрәнүчеләр аланы» (туган якны өйрәнү викториналары, кроссворд), «Мин әкият рәсемен ясыйм» асфальт вернисажы, самоделкин остаханәсе («төрле төстәге мозаика»мастер классы) уенларында катнаштылар. Барлык катнашучыларга да татлы бүләкләр тапшырылды.