Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

Без Россиядә яшибез

Иң яшь дәүләт бәйрәме  алдыннан, 10 июнь көнне Ю. Гагарин исемендәге шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре 2 һәм 5 номерлы мәктәпләр яны  лагерьләре өчен, Россия көненә багышланган «Без Россиядә яшибез»дип исемләнгән патриотизм сәгате үткәрделәр. Россия - күпмилләтле ил һәм төп байлык-әлбәттә инде кешеләр. Китапханәче балаларга Россиядә руслар һәм татарлар гына түгел, чуашлар, мордвалар, башкортлар һәм башка милләтләрнең дә яшәве турында сөйләде. Шулай ук Россия флагы, Дәүләт гербы һәм гимны турында сөйләштеләр. Чара ахырында балалар «Без Россия турында нәрсә беләбез» дигән викторина сорауларына җавап бирделәр. Россия көненә багышланган чаралар атна дәвамында барачак.