Без, сезнең җәйне китаплар белән җылытылуын телибез
7 июнь көнне Ю. Гагарин исемендәге Үзәк шәһәр балалар китапханәсе китапханәчеләре «Без, сезнең җәйне китаплар белән җылытылуын телибез» дип исемләнгән җәйге урамда китап уку урамын ачтылар. Аллеяда ял итүче балалар һәм балалар китапханәсенең даими укучылары күңел ачу-танып-белү чарасында актив катнаштылар. Балаларга «Уку - искиткеч очрашу, яңа, гүзәллек белән танышу» сөйләнелде, В. Осееваның «Печенье», «Синие листья» һ.б. хикәяләре укылды, әкияти викториналар үткәрелде. Китапханәче «Балачак белән очрашу» китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрде. Соңыннан бергәләп «Мумия», «Канат тартыш», уеннары уйнадылар. Барлык балалар да татлы призлар алдылар.