Центральная детская библиотека им. Ю. Гагарина
  • Сайт: https://kitap.tatar.ru/ru/site/42317088b/
  • Телефон: (85595) 5-84-24
  • E-mail: len.detbibl@tatar.ru
  • Адрес: 423252, Лениногорский р-н, г.Лениногорск, ул.Тукая, 30. Режим работы: с 9 до 18 часов, в воскр. - с 9 до 17 часов. Выходной: суббота. В летнее время: с 8 до 17 часов, выходные - суббота, воскр. Санитарный день: последняя среда месяца.

«Пушкинны бергә укыйбыз»

6 июнь көнне Ю. Гагарин исемендәге үзәк шәһәр балалар китапханәсе А. С. Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган «Пушкинны бергә укыйбыз» Халыкара Акциясенә кушылды.    Акциянең оештыручысы-А. С. Пушкин исемендәге балалар һәм яшүсмерләр өчен өлкә китапханәсе (Саратов шәһәре). Акция кысаларында 2 нче һәм 8 нче мәктәп яны лагерьлары балалары өчен китапханәчеләр А. С. Пушкинның «Җил диңгез буйлап йөри...» әкиятләрен уку сәгате үткәрделәр. Балалар шагыйрьнең биографиясе, аның әкиятләре белән таныштылар. «Нинди матур бу әкиятләр»  дигән презентация карадылар. Акция барышында әкиятләрдән өзекләр укылды: «Поп һәм аның эшчесе Балда турында әкият», «Алтын әтәч турында әкият» һәм «Патшаның үлгән кызы һәм җиде баһадир турында әкият». Шулай ук балалар актив рәвештә «А. С. Пушкин әкиятләре битләре буенча»  викторина сорауларына җавап бирделәр.